Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Абдул авылында Г. Тукайны искә алу кичәсе үтте

Бәйрәмдә мәктәп балалары катнашты.

      Салкын кыш үтеп, ямьле яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Һәр ел саен мәктәпләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр уздырыла. Балачактан Су анасы, Шүрәлесе белән күңелләребезгә кергән Тукай безне гомеребез буена озата бара.

     Иске Абдул урта мәктәбендә дә апрель ае ел саен Тукай айлыгы итеп билгеләп үтелә. Бөек шагыйрьнең 135 еллыгына багышланган чаралар әле дә дәвам итә.

    Балалар бу чараларга алдан ук әзерләнделәр. Шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар, шигырьләр ятладылар.  Залны Габдулла Тукай китаплары, балалар ихласлыгы белән ясалган рәсемнәр күргәзмәсе бизәде. Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен – шушы булыр иң зур бүләгең” дип исемләнгән бәйге башлангыч сыйныфлар арасында аеруча кызыксыну уятты. Укучыларның берсен-берсе уздырырга теләп ясаган матур чыгышлары күпләрнең күңеленә хуш килде.  Вахитов Ренат, Исламова Әминә, Саетов Риназ, Мухамадиева Сәмирә, Гайнетдинов Булатның чыгышын тамашачылар аеруча җылы кабул иттеләр.

Башлангыч сыйныф укытучысы Лилия Хуҗина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев