Исерекне куркынычсызлык каешы «саткан»
16 мартта, чәршәмбе көнне, район ЮХИДИ инспекторлары чираттагы «Тоннель» рейдына чыгалар. Бу юлы әлеге чара Яр Чаллы – Водозабор юлының 3нче километрында Подсолнухи урамында үтә. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар руль артына алкоголь кулланып утыручыларны ачыклаячаклар. Бу турыда район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев хәбәр итә.
Кисәтүләргә, күләмле штрафларга һәм исерек йөртүчеләр аркасында юл һәлакәтләренең еш килеп чыгуына да карамастан, эчкән килеш руль артына утыру очраклары теркәлә тора. Әле 7 март көнне генә инспекторлар шундый йөртүчене ачыклады. Яр Чаллы – Водозабор юлының 12нче километрында, Кече Шилнә авылы янында, «ВАЗ-21083» машинасы руле артына утырган 51 яшьлек ир-атны инспекторлар куркынычсызлык каешын такмаган өчен туктаталар. Беркетмә төзегән вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре аның авызыннан аракы исе килгәнен сизеп алалар. Әлеге йөртүче алкотектор белән тикшерүдән, шулай ук медицина учреждениесенә барудан да баш тарта. Ир-атның автомобиле алына һәм штрафстоянкага җибәрелә. Үзенә КоАПның 12.26 статьясы буенча, алкоголь куллануга медицина тикшерүеннән баш тарктан өчен административ беркетмә төзелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев