Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исерек килеш руль артына утырган тукайлыга җинаять эше кузгатылган

Узган атнада Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге дежур частена 171 хәбәр килгән. Тикшерүләрдән соң биш җинаять эше кузгатылган һәм шуларның өчесендә гаепләнүчеләр ачыкланган.

«Дружба» бакчачылык ширкәтендә 34 яшьлек Яр Чаллы шәһәре кешесе 65 яшьлек хуҗаның бакча йортына кереп, азык-төлек урлап чыга. Бу хәл 9ыннан 10ысына каршы төндә була. Гаепләнүчегә карата җинаять эше ачылган. Таулык авылында яшәүче Интернет-сайттан заказ белән кәрәзле телефон кайтара. Ләкин файдалана алмый – телефонын урлыйлар. Каракның кем икәне әлегә билгесез. Бу эш буенча да җинаять эше кузгатылган. 30 июльдән 31енә каршы төндә «Ивушка» бакчачылык ширкәтендә 50 яшьлек Яр Чаллы шәһәре кешесенең машинасыннан двигатель урланган. Җинаять эше буенча тикшерү бара.
Торнаташ авылында исә тукайлы исерек килеш руль артына утырып, хокук саклау органнарына эләгә. Җинаять эшендә гаепләнүче моңа кадәр административ җаваплылыкка тартылган булган инде.
26 яшьлек Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче хатын-кызда наркотик матдә табыла. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.
Узган атнада тәртип саклау буенча 2 рейд уздырыла һәм административ закон бозуның 29 очрагы теркәлә. Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның барлыгы 216 очрагы ачыклана, дип хәбәр итә Тукай районы Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Андрей Понамарев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев