Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иркенәергә ярамый!

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Covid-19 авыруы очраклары аз дип, иркенәймәскә кирәклеген искәртте. Элек-кечә үк барлык саклык чараларын үтәргә кирәк.

Татарстан Президенты Рос-сиядә коронавирус белән зарарланган кешеләр саны арта баруын искәртте. «Үсеш темплары бездә әлегә 0,3 процент. Бу безгә тынычлану өчен сәбәп түгел. Бүген бездә грипп белән авыручылар саны артуы да көтелә. Хәзер вакциналарның икенче траншын көтәбез, бу эшне дәвам итәргә кирәк», – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен вазифаи затларга катгый җәза бирергә өндәде.
«Роспотребнадзор тарафыннан күрсәтелгән чаралар да йомшартылырга тиеш түгел дип саныйбыз. Битлек кию, кулларны дезинфекцияләү, гриппка каршы вакцинация ясау, аңлату эшләре алып бару мөһим», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев