Яңалыклар

Инженерлар Тукай районына җыела

Тукай районында агросәнәгать комплексы инженерларының республика конференциясе үтәчәк.

10 мартка билгеләнгән әлеге чарага 43 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләреннән белгечләр чакырулы. Конференциядә инженерлык хезмәтенең 2021 елга бурычлары турында сүз барачак. Пленар утырышта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык-техника сәясәте буенча урынбасары Рафаэль Фәттахов техниканы кыр эшләренә әзерләү турында сөйлиячәк. 


Нет комментариев