Икмәк чыгышы буенча алдынгы һәм артта баручы районнар билгеле – исемлек
“Татарстанның 10 районы бер гектар мәйданнан 30 центнердан артыграк уңыш җыйды”, - ди Илдус Габдрахманов.
Татарстанда бер гектар мәйданнан чыккан уңыш күләме буенча лидер һәм аутсайдер районнар билгеле. Бу хакта матбугат очрашуында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.
“Республика басуларыннан уртача 26 центнеруңыш чыкса, 10 район 30 центнердан күбрәк уңыш җыеп алды. Иң алдынгы урында Зәй районы (37,1 ц/га), икенчедә - Әтнә (33,2 ц/га), өченчедә - Актаныш. Һәм бүгенге көнгә иң күп тулаем җыем Актанышта - 151 мең тонна. Бу – район тарихында беренче тапкыр шундый зур уңыш. Сарман, Аксубай районнарында да уңыш күләме югары”, - диде урынбасар.
Илдус Габдрахманов республикада эшләүче эре инвесторлар турында да сөйләп үтте.
“Сервис-агро” да уңыш чыгышы - 37 центнердан артык, “Агросила”да - 33,1, “Кызыл Шәрык” җәмгыяте дә 30ның өске ягында”, - диде ул.
Авыл хуҗалыгы министры урынбасары сүзләренчә, республиканың потенциалы җитәрлек. Тик шул ук вакытта уңыш күләме аз чыккан районнар да бар.
“Әгерҗе районында бер гектар мәйданнан 16, 2 центнер бөртеклеләр суктырылды. Чагыштырып карасак, Зәйдә – 37 центнер. Бу ике районны картадан карасаң, аралары да якын шикелле. Әмма Әгерҗедә туфрак та икенчерәк, һава шартлары да кырысрак булды. Бөгелмәдә - 19 ц/га, Алабугада – 20 ц/га, Әлмәттә - 20,8 ц/га. Бу районнар республика потенциалын кирәк кадәр күләмдә ачып бетерергә мөмкинлек бирми”, - диде Илдус Габдрахманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев