Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар кыйммәт

Район үзәк дәваханәсенә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина саклану респираторлары белән ярдәм итте.

Депутат яз көне дәваханәгә саклану киемнәре белән булышкан иде. Коронавирус инфекциясе таралган вакыт, персонал өчен бик вакытлы ярдәм булды ул. Бүген дә табиблар, һәрвакыттагыча, алгы сызыкта. Медицина хезмәткәрләренә үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куярга туры килә. Аларга һәртөрле игътибарның кирәк чагы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның битлек-респираторлар тапшыруы әнә шул игътибар үрнәге буларак аеруча кыйммәт. 
«Әлеге саклану чарасы бүгенге көндә бик кирәк, – диде Тукай районы үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов депутат җибәргән респираторларны кабул итеп алганда. – Медицина персоналы кешеләрнең генә түгел, үз сәламәтлеге турында да кайгыртырга мәҗбүр. Безнең ихтыяҗларыбыз турында уйлаган, кайгырткан кешеләргә без, әлбәттә, бик рәхмәтле». 
«Без шәхси саклану чараларын куллануга игътибар итәбез, – дип дәвам итте баш табиб. – Дәваханә персоналы, хезмәт күрсәтүчеләр – барыбыз да битлек, респираторлар, перчаткалар киеп эшлибез. Палаталарда гына түгел, коридорларда да һаваны зарарсызландыра торган рецеркуляторлар эшләп тора».
Галим Габбасович коронавирус йоктырудан саклану өчен һәркемнең уяу булырга тиешлеген дә искәртте. «Беренче карашка гади генә күренгән кагыйдәләр үзегезнең, якыннарыгызның, гомумән, барлык җәм-гыятнең сәламәт-леген, ә кайчакта гомерен дә саклап калырга булышачак», – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев