Яңа гүзәл чыршы өчен рәхмәт!
Яңалыклар

Яңа гүзәл чыршы өчен рәхмәт!

Хәзер Сосновый Бор поселогында яңа яшел символ бар!

Хәзер Сосновый Бор поселогында яңа яшел символ бар!
15 ноябрь көнне монда зәңгәр чыршы утыртылды. Бу кыйммәтле үсемлекне 25 ел үз бакчасында үстергән җирле кеше Рязап Мизхатович Мирзаянов бүләк итте. Һәм менә бүген гүзәл чыршы Алиев урамына күчерелде — киләчәктә монда парк барлыкка киләчәк.

Утыртуны оештыруда һәм үткәрүдә авыл җирлеге башлыгы Илназ Вилданов, депутат Марат Юсупов һәм Алексей Осипов актив катнашты.

Гүзәл чыршы сезне бәйрәмнәрдә генә түгел, ел әйләнәсе сөендерсен!

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев