Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң яхшы эшләүче почтальон билгеле

Билгеле булганча, 2019 елның икенче яртысына район газетасына язылу башлану белән иң яхшы эшләүче почтальонны билгеләү максатыннан без бәйге игълан иткән идек. Нәтиҗә ясаганда бер айлык эшчәнлек исәпкә алынды.

Почтамт бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ай дәвамында газетага яздыру буенча Комсомолец поселогы хат ташучысы Наумова Наталья Леонидовна яхшы эш күрсәткән. Биредә почтальон буларак ул әле ике-өч ай элек кенә эшли башлаган. Шуңа да карамастан, аның тырышлыгы һәм тиз арада оештырылган эше уңай нәтиҗәләр биргән. Ә моңа кадәр поселокта газетага язылу буенча күрсәткечләр мактанырлык булмаган. Поселок халкына элемтә хезмәте күрсәтүче Наталья Наумова газетага язылу күрсәткечләре артсын өчен һәр йортны, һәр оешманы йөреп чыктым, ди. «Бәйге турында укып белсәм дә, җиңәрмен дип уйламаган идем. Хәзер инде тагын да рухланып, дәртләнеп эшләячәкмен. Җиңүем дә түгел, ә газета килеп ирешкән һәр гаиләнең якты йөзе, рәхмәт сүзләре минем өчен иң мөһиме», – дип фикерләре белән уртаклашты ул. 
Иң яхшы эшләүче почтальонны без 17 майда Иске Җирекле авылында парк ачу тантанасында бүләкләячәкбез. Аңа «Радуга» санаториена юллама тапшырылачак.
Шуны да әйтергә кирәк, Мусабай Завод авыл җирлеге почтальоны эшчәнлеге дә мактауга лаек. Күрсәткечләр буенча алар Комсомолец поселогыннан бик азга гына калыша. Моннан тыш, Теләнче Тамак, Борды, Иске Дөреш, «Татарстан» совхозы поселогы, Сәмәкәй, Яңа Бүләк авыл җирлекләре почтальоннары да күрсәткечләрен күтәргән. Ә менә калган авыл җирлекләре почта хезмәткәрләренә эшчәнлекләрен яхшыртасы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев