Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң күп өлеш – социаль тармакка

Район Советының узган җомгада үткән 27нче утырышында финанс һәм бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиева 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты проекты белән таныштырды. 

Бюджет сәясәтендә чыгымнар буенча төп юнәлешләр итеп ул дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдә, бюджет һәм автоном оешмаларда эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруны (һәр елның 1 октябреннән 3,8-4 процентка), халыкка акчалата түләүләрнең артуын, туклану һәм медикаментларга бәя үсүне (2020 елның 1 январеннан 3,8 процентка), коммуналь хезмәтләр өчен түләү артуны (2020 елның 1 июленнән 3,8 процентка) һәм башкаларны атады. 
Чыгымнарның иң күп өлеше социаль тармакка юнәлтелә. 75 проценты – социаль сәясәткә, мәгарифкә, физкультура һәм спорт тармагына. 8,2 процент – милли икътисад һәм торак-коммуналь хуҗалыкка. 
2020 елда районда керемнәр һәм чыгымнар күләме тигез – 854,6 млн сум булыр дип көтелә. Шул исәптән, физик затлардан салымнар 148,5 млн сум булыр дип фаразлана. Җир салымыннан 82 млн сум, милек салымыннан 15,1 млн сум акча керер дип көтелә. 
Чыгымнарга килгәндә, ул «Гомуми дәүләт мәсьәләләре» дигән өлештән башлана. 2020 елда бу юнәлешкә 64 млн сум акча бүләргә планлаштыралар. Моңа районның резерв фонды чыгымнары – идарә аппаратын, ЗАГС, архив бүлекләрен һәм башка учреждениеләрне тоту керә. «Милли оборона»га – 2,9 млн, «Милли икътисад»ка 73,2 млн сум бүлү планлаштырыла. Моңа юл хуҗалыгы (58.9 млн сум), хайваннарны авырулардан саклау һәм чирләрне бетерү чаралары керә. Торак-коммуналь хуҗалык чыгымнарына – 16,8 млн, әйләнә-тирә мохитне саклауга 5,2 млн сум бүлү ниятләнә. 
Чыгымнарның иң күбе социаль-мәдәни тармакка туры килә. Шулай итеп, 2020 елда мәгариф өлкәсенә 505 млн сум акча бүлү күздә тотыла. Мәдәнияткә – 73,6 млн сум. Акча «Гиндукуш» музеен, авыл мәдәният йортларын, китапханәләрен тотуга юнәлтеләчәк. Эпидемиягә каршы чаралар үткәрү өчен сәламәтлек саклау тармагына 600 мең сум бүленер дип көтелә. 
Социаль сәясәт өлеше балалар бакчасы өчен түләнә торган акчадан компенсация кайтаруны, мәктәп туклануын үз эченә ала. Бу максатка 37,9 млн сум бирелер дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев