Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәмәт Газизовның каберенә таш куйдылар

Хәтерләсәгез, август ахырындагы саннарның берсендә без сугышта хәбәрсез югалып, җитмеш дүрт елдан соң җәсәде туган авылына алып кайтып күмелгән солдат - Хәмәт Газиз улы Газизов турында язып чыккан идек. Бик тетрәндергеч язмышлы бу батыр кеше тарихы күп укучыларыбызның күңел кылларына кагылды.

Кичә, Хәмәт Газизовны дин кануннарына туры китереп, җир куенына салганга да 40 көн булган. Бу көнне аның җирләнү урынына кабер ташы да куелды. Әлеге уңайдан кичә, Әҗмәкәй авылы зиратында мәрхүмнең туганнары, оныклары, авылның дин әһелләре, район кунаклары һәм авыл кешеләре сугышта һәлак булган авылдашларын янә бер искә алдылар.

Махсус оештырылгандай пәнҗе-

Реклама

шәмбе иртәсе салкын булса да, чалт итеп янып торган кояшы белән зиратка килүчеләрне шушы яхшы ниятләре өчен сәламләгән кебек иде. Яулыкларын башларына бәйләп, түбәтәйләр киеп куйган авыл халкы, дин әһелләре, бер-бер артлы зират капкасыннан узып, Хәмәт Газизовның кабере янында туктадылар. Һәркайсының кулларында - ут янып торган кызыл канәферләр. Яңа поселогыннан килгән кадет егетләр батырларча һәлак булган солдатның кабере янында каравылда торалар, авыл укучылары да әлеге чарадан читтә калмады.

Бу көнне биредә бик күп җылы сүзләр әйтелде, дәһшәтле сугыш елларының михнәтләре, хәсрәтләре дә телгә алынмый калмады. Дин әһелләре укыган догалар да биредә үзенчәлекле аһәң, мәгънә белән яңгырады. Митинг рәвешендә барган әлеге очрашуда район башлыгы Васил Хаҗиев чыгышында да сугыш кырларында ятып калган бабаларыбыз рухына карата хөрмәт сүзләре яңгырады. Аннары җирлек башлыгы Марат Фазылҗанов, район башлыгы, аның урынбасары Люция Әхмәтова, Чаллы шәһәренең «Кыр почтасы Герат» берләшмәсе җитәкчесе Наил Каюмов, районның хәрби комиссариаты башлыгы Дамир Вәлиев кабергә чәчәкләр салдылар. Алар үрнәгендә мәрхүмнең балалары да, килгән барча халык Хәмәт Газизовка хөрмәт күрсәтте. Шул рәвешле, сугышта батырларча һәлак булган геройларыбызның исемнәре, алар эшләгән гамәлләр онытылмый. Аларга карата булган ихтирам һәм горурлык хисе йөрәкләребездә, хәтеребездә тирән яши бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X