Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гриппка каршы 1300 доза вакцина кайтты

Район үзәк дәваханәсе белгечләре сентябрь аен гриппка каршы көрәшүнең иң кулай вакыты дип бәяли. Организмда әлеге авыруга каршы тора алырлык иммунитет формалашып өлгерү өчен вакцинадан соң берничә ай вакыт кирәк. Шуның өчен дә район баш табибы Галим Сабирҗанов тукайлыларны вакытында прививка ясатып калырга чакыра.

1 сентябрь көнне дәваханәгә 1300 доза вакцина кайткан инде. Якын арада өлкәннәр өчен тагын 1700, ә балалар өчен 500 вакцина килүе көтелә. Прививканы медицина хезмәткәрләре поликлиникада, амбулатория-ФАПларда ясый. Бигрәк тә балалар, хроник авырулы өлкәннәр, көмәнле хатын-кызларга прививка ясатуны кичектермәскә кирәк, дип кисәтә баш табиб.
Вакцинацияләү чорында тукайлыларның 17 меңгә якын өлешен гриппка каршы коралландыру планлаштырыла. Бу халык арасында чиргә гомуми каршы торучанлык формалаштыру өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев