Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гозереңне мобиль кабул итү пунктында әйт!

«Бердәм Россия» партиясенең мобиль кабул итү пунктлары эшли башлады. Проектның максаты – социаль-икътисадый проблемаларны алга таба хәл итү өчен республика гражданнарыннан теләкләр һәм наказлар җыю. Кабул итү пунктлары автобусларда урнашкан һәм алар Татарстанның ярты меңнән артык торак пунктын әйләнеп чыгачак. 

Мобиль кабул итү пунктлары белән бергә «Минем депутат» проекты да эшли. Аның кысаларында татарстанлыларның теләкләре мөмкин кадәр оператив рәвештә үтәләчәк. ТР Дәүләт Советы депутатлары безнең гражданнар биргән сорауларны игътибар үзәгенә алачак.
Мобиль кабул итү пункты Тукай районы биләмәләренә дә килде. Беренчеләрдән булып Иске Дөреш авылында сайлаучылар үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Әйтик, балалар бакчасы хезмәткәре үзләренә полилингваль белем бирү буенча методик әсбаплар кирәклеген әйтте. Кечкенәдән балаларның инглизчә, татарча, русча белеп үсүләре заман таләбе, киләчәгебез дә телләр белүгә, күбрәк гыйлем туплауга бәйле. «БЕРДӘМ РОССИЯ» вәкилләре бу авылда шулай ук юлларны төзекләндерү турында наказлар алдылар. Җирле музей хезмәткәрләре мәдәният-сәнгать учреждениеләренә балаларны җиде яшьтән кертә башласыннар иде дигән теләкләрен белдерделәр. 
Сәмәкәй авылында мобиль кабул итү пунктына гозер белән килүчеләр авыл уртасындагы күперне ремонтлауны сорадылар, аның аша автобуслар да, зур йөк машиналары да үтәрлек булсын иде, диделәр.
Мобиль кабул итү пунктында бирелгән сорауларның тагын берсе – пенсия яшен кабат элеккегә кайтару. Хатын-кызлар элеккечә 55 яшьтән, ирләр 60 яшьтән лаеклы ялга чыксыннар иде, диделәр сайлаучылар.
Иске Абдул авылында да халыктан шактый үтенечләр булды. Алар барысы да, теркәлеп, Мәскәүгә «Бердәм Россия» партиясе штабына җибәреләчәк.
Мобиль кабул итү пункты әле алга таба район авылларында булачак. 13 август көнне Мусабай-Завод, Новотроицкое авылларына, Комсомолец поселогына киләчәк.
Соңгы биш елда «Бердәм Россия» партиясенең мобиль кабул итү пунктларына 120 меңнән артык татарстанлы үз проблемалары һәм тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать иткән. Аларның күпчелеге хәл ителгән. Партиянең Татарстан Республикасы бүлеге вәкилләре әлеге мөрәҗәгатьләрдән соң халык күтәргән проблемаларны системалы рәвештә хәл итү буенча ТР Президентына, республика хөкүмәтенә һәм муниципаль дәрәҗәдәге органнарга тәкъдимнәр керткән. 
/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев