Ипотека түләүгә – 450 мең сум
Республикада социаль ипотекасы булган күпбалалы гаиләләргә ипотеканы каплау өчен 450 мең сум акча бирелә башлады. Бу акчаны рәсмиләштерү өчен ТР Дәүләт торак фондының Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендәге бүлекләренә барып гариза язарга кирәк. Гариза язар өчен фатир хуҗасының һәм гаиләнең балигълык яшендәге башка әгъзаларының паспортлары, кечкенә балаларның нотариуста раслатылган туу таныклыклары, займ һәм социаль ипотека килешүе, фатир сайлау беркетмәсе, пай түләве хакында белешмә кирәк булачак.