Агитбригада юлда: игенчеләргә үзенчәлекле ял
Август – җәйнең соңгы ае, игеннәрне җыю ае. Август диюгә бакчалардагы хуш исле алмалар, тулып пешкән кызыл помидорлар белән бергә җәйрәп яткан иген басулары күз алдына килә. Аз гына моңсу, әлбәттә, чөнки ямьле җәйләр үтеп бара, сары көзләргә аяк басабыз.
«Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгы быел да Иштирәк авыл җирлеге кырларында ашлык үстерде. Басулар тик ятмаганны, күкрәп иген үскәнне күреп күңел сөенә. Игенченең хезмәте һава торышына бәйле. Быел көннәр бик эссе килсә дә, «Миңнехуҗин» КФХ хезмәткәрләре сынатмады – иген үстерү технологиясен тулысынча үтәп, көнне төнгә ялгап эшләде. Без аларның хезмәтен хөрмәт итәбез, ару-талуны белмәгән игенчеләргә рәхмәт әйтәбез.
Кырларда эшләүчеләргә бераз ял булсын дип, без, Иштирәк авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, быел да игенчеләр каршында агитбригада чыгышын оештырдык. Икмәк тә, җыр да бергәләп, күмәкләшеп эшләсәң генә була бит ул. Комбайннарда эшләүче егетләргә Гөлнур апа Мостафина күпертеп икмәген пешерде. Шулай ук Әнисә Шәймәрданова, Фәнүсә Ризатдинова, Асия апа Метшина, Таһир абый Юсупов, баянчыбыз Гарәфетдин Исмәгыйлев, эшләрен читкә куеп, игенчеләрнең күңелләрен күрделәр, матур җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Кырда эшләүчеләр өчен безнең чыгышларыбыз, чыннан да, үзенчәлекле ял булды.
Авыл хуҗалыгы уңганнарына изге эшләрендә – икмәк үстерүдә зур көч һәм сәламәтлек телибез. Ипи кискәндә һәркем аның табын түренә нинди зур хезмәт белән килүен онытмасын, игенченең тырышлыгын зурласын иде.
Гөлсинә Жиляева, Иштирәк авылы мәдәният йорты директоры.
/ Фото Гөлсинә Жиляевадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев