Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Кама» агрофирмасы кырларында

Арпа уңышын җыю тулы көченә барган бер көндә, көндезге аш вакытына туры китереп, Шилнәбаш авылының «Время» агитбригадасы «Кама» агрофирмасының Новотроицкое бүлекчәсе игенчеләре янына басуга чыкты. 

Анда безне агроном Сергей Волков каршы алды. Комбайнчыларның нәкъ көндезге ашауларын тәмамлаган чагы иде. Менә алар җайлап кына үлән өстенә утырдылар һәм без чыгышыбызны башладык.
 Авыл мәдәният йорты каршында эшләүче «Нивушка» фольклор ансамбле кызлары кыр уңганнары өчен күңелле җырлар, такмаклар, чегән биюе әзерләгәннәр иде. Һәр концерт номерын алар бик бирелеп тыңладылар. Чыгышыбыз тәмамлануга, вакытның бер генә минутын да әрәм итмичә, игенчеләребез комбайннарына утырдылар. 
 Биредәге бригадада гаилә подряды белән Раушан Гыйниятуллин һәм аның ике улы Динар һәм Айнур эшлиләр. Әнә, «Тукано-450» комбайнында Айдар Халиков күкрәп үскән иген арасына кереп китә. «Нью–Холланд»та – Рөстәм Хәлиуллов. Бригадада Альберт Фәретдинов һәм Илнур Гаттаров кебек яшь механизаторлар да бар икән. Ә Айдар Халиков, Динар Ганиятуллин, Рөстәм Хәлиуллов инде саллы тәҗрибә туплаган хезмәткәрләр. 
Кырларда хезмәт куючыларны тәмле ризыклар белән сыйлаучы пешекчеләрне дә искә алып үтәсе килә. Айгөл Камалова һәм Рәсимә Самохвалова ашларны әзерли, Римма Атаманова басуда игенчеләрне сыйлый. Кайнар ашны кыр станына үзенең УАЗында Николай Ситников алып килә. Ә Юрий Суров янгын куркынычсызлыгы өчен җавап бирә. 
 Игенчеләребезнең һәрберсе алдында башыбызны иеп, олы рәхмәтләребезне әйтеп, без агрофирма кырларыннан авылга юл алдык. 
Нурзилә Бариева, Шилнәбаш авылы китапханәсе мөдире. 
/ Фото Нурзилә Бариевадан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев