Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит
Республика күләмендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе дәвам итә.
Район мәгариф идарәсе мәгьлүматларына караганда, быел районда 483 бала беренче сыйныфка укырга керә, шуларның 98е аз керемле гаиләләрдән. Алар ярдәмгә мохтаҗ. Бүгенге көндә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенә районның оешма-предприятиеләре, эшмәкәрләре дә кушылды. Алар ярдәме белән хәйрия чарасы фондына 153 мең сумга якын акча җыелды. Игелекле чарада депутатларның да читтә калмавы сорала, дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев