Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ипотека түләүгә – 450 мең сум 

Республикада социаль ипотекасы булган күпбалалы гаиләләргә ипотеканы каплау өчен 450 мең сум акча бирелә башлады. Бу акчаны рәсмиләштерү өчен ТР Дәүләт торак фондының Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендәге бүлекләренә барып гариза язарга кирәк. Гариза язар өчен фатир хуҗасының һәм гаиләнең балигълык яшендәге башка әгъзаларының паспортлары, кечкенә балаларның нотариуста раслатылган туу таныклыклары, займ һәм социаль ипотека килешүе, фатир сайлау беркетмәсе, пай түләве хакында белешмә кирәк булачак.

Акча ТР Дәүләт торак фонды белән 2019 елның 1 январена кадәр килешү төзегән, шуннан соң өченче яки аннан соңгы баласы туган гаиләләргә бирелә. Торак фонды белән займ килешүе булганнар әлеге ярдәмне тизрәк һәм турыдан-туры алачак. Республикада мондый гаиләләр саны 980. Бурычы 450 мең сумнан кимрәк калган кешеләр бу акчаны куллана ала, әмма артыгына өметләнә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев