Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе кемгә хезмәт хакы түләргә вәгъдә бирде?

Авыл җыеннарының быелга соңгысы Әҗмәкәй авыл җирлегендә - Яңа поселогында үтте. Бу - шәһәр катында урнашкан эре территорияләрнең берсе. Биредәге дүрт җирле пунктта - Яңа поселогына, Әҗмәкәй, Иске Гәрдәле, Яңа Сарайлы авылларында 2782 кеше пропискада тора. Төзелешләр күп, аеруча Әҗмәкәй көннән-көн киңәя, шуңа күрә теркәлмичә яшәүчеләр, җәйгә кайтучылар да шактый....

Җирлекнең хәл итәсе мәсьәләләреннән Марат Фазылҗанов суүткәргечләрнең тузуын, скважинаның нык иске булуын атады, балалар бакчасында урын җитмәү проблемасының бүген кискен торуын билгеләп үтте. Поселоктагы бакчага бүген 107 бала йөри, электрон чиратта 90 бала тора, дип белдерде ул. Чиратта өч яшьтән зуррак балалар да күп. Безгә яңа бакча төзелсә дә артык булмаячак, диде җирлек башлыгы. Үз чыгышында бу мәсьәләгә тукталып, район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев бакчаны чыннан да киңәйтергә, ягъни өстәмә бина төзеп, бүген эшли торган өлешенә ремонт ясарга кирәклеген билгеләп үтте.

Марат Фазылҗанов җирлек халкын үзара салым җыюга җитди карарга чакырды, чөнки биредә әлеге акчаны халыкның бары тик 5 проценты гына тапшырган. Салымнар буенча бурычлар да күп, милек һәм җир салымы буенча әҗәтләр 1 млн сумнан арткан. Болар да - җирлек бюджетына керергә тиешле акчалар.

Җирлектә барлык мәдәният учреждениеләре дә диярлек ремонт сорый. Беренче чиратта, Яңа поселогы мәдәният йортын төзекләндерәсе бар. «Бу мәсьәлә быел хәл ителәчәк. Нефтьчеләрнең иганәчелек ярдәме белән бина (спорт мәктәбе ягын да кертеп) төзекләндереләчәк», - дип аңлатма бирде Фаил Камаев. Әҗмәкәй авылы клубы буенча да сорау булды. «Аның төзелгәненә 50 елдан артык. Бинаның бүген идәне дә, тәрәзәләре дә юк. Ә стенасы, түбәсе ныклы. Ремонтларга ярдәм итсәгез иде. Үтенеп сорыйбыз», - дип сәхнәдән үз сүзен әйтте Әҗмәкәйдә яшәүче ир-ат. «Әйе, реконструкция ясарга кирәк, ләкин әле быелгы планга кертү мөмкинлеге юк», - дип җавап бирде әлеге сорауга район башкарма комитеты җитәкчесе. Иске Гәрдәле клубы буенча өметле җавабын ишеттерде Фаил Камаев, быел эшләргә ышандырды.

Поселокта вакытлыча имам вазифасын башкаручы мәчеткә яшь имам кирәклеген искәртте. Укытучы тапсалар, «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов хезмәт хакы түләргә ярдәм итәм дип вәгъдә бирде.

Поселокта яшәүче Гөлчәчәк Ибраһимова эре техника белән урамнарга керәләр, яшеллекне таптап парклар эченнән үтәләр дип, зарын белдерде. Риф Имамов бу мәсьәләне контрольгә алырга сүз бирде, төзәтербез, диде. Җирлектә көмешкә саталар, шул очсызлы һәм бернинди санитар тикшерү үтмәгән эчемлекне кулланып, күпме гаиләләр бозылды, язмышлар җимерелде дип, закон сакчыларыннан бу гамәлне тыюны сорадылар.

Күп балалы гаиләләр поселогыннан инициатив төркем җитәкчесе чыгыш ясады. Биредә инфраструктура белән тәэмин итү буенча хәл итәсе проблемалар чиксез. Территориядә әлегә электр гына үткәрелгән. Без бергәләп эшләргә, кирәк икән, үз ягыбыздан ярдәм итәргә әзер, дип белдерде төркем җитәкчесе.

Авыл җыенында катнашучылар һәр өлкәдә ярдәм күрсәткәне өчен «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамовка рәхмәтләрен җиткерделәр. Соңыннан, һәрвакыттагыча, авылның җәмәгать тормышында актив катнашучыларга, уллары армиядә хезмәт итүче әти-әниләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев