Гидрометүзәк атна ахырына салкыннар көтелүен хәбәр итә
Яңалыклар

Гидрометүзәк атна ахырына салкыннар көтелүен хәбәр итә

Февраль ае республикада көчле җил һәм кар белән тәмамланачак. Татарстан синоптиклары белдерүенчә, алдагы көннәрдә һава температурасы -21 градуска кадәр төшәчәк, ә җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

24 февральдә һава торышында сизелерлек үзгәрешләр булмый: болытлы, урыны белән аз гына кар явачак. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитүе көтелә. Һава температурасы төнлә -10..-15˚, көндез -5..-10˚ булачак.

Чәршәмбе, 25 февральдә, һәм пәнҗешәмбе, 26 февральдә, республика түбән атмосфера басымы йогынтысында булачак. Урыны белән аз гына кар яварга мөмкин. Һава температурасы төнлә -9..-15˚, көнчыгыш районнарда урыны белән -20˚ кадәр төшәчәк. Көндез -4..-10˚ градус салкын көтелә.

Татарстан Республикасы Гидрометүзәгенең фаразы буенча, җомга, 27 февральдә, һәм шимбә, 28 февральдә, сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һава температурасы -12..-17˚ кадәр, аязган вакытта -21˚ кадәр төшәчәк. Көндез -5..-10˚ градус булачак.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматы


Нет комментариев