Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Футбол буенча район беренчелегенә ярышлар уза

Узган шимбәдә Күзкәйдә авыл җирлеге командалары арасында футбол буенча район беренчелегенә сайлап алу туры үтте. Биредә Круглое Поле, Кече Шилнә, Бәтке, Мус.Завод, Күзкәй авыл җирлекләре командалары көч сынашты. Районның өч тапкыр чемпионнары - Круглое Поле командасы бу юлы да җиңү яулады, Кече Шилнә футболчылары - икенче, бәткелеләр өченче урынга чыкты....

Узган шимбәдә Күзкәйдә авыл җирлеге командалары арасында футбол буенча район беренчелегенә сайлап алу туры үтте. Биредә Круглое Поле, Кече Шилнә, Бәтке, Мус.Завод, Күзкәй авыл җирлекләре командалары көч сынашты. Районның өч тапкыр чемпионнары - Круглое Поле командасы бу юлы да җиңү яулады, Кече Шилнә футболчылары - икенче, бәткелеләр өченче урынга чыкты.

Ярышларның иң яхшы уенчылары да билгеләнде: Андрей Крапивин (Кече Шилнә) - "Иң яхшы капкачы", Олег Аташян (Круглое Поле) - "Иң яхшы һөҗүмче", Равил Гыйниятуллин (Круглое Поле) "Иң яхшы яклаучы" дип табылды. Беренче, икенче урыннарга чыккан командалар 21 июльдә узасы финал ярышларында катнашачак. 15 июльдә футбол буенча район кубогына предприятие һәм оешмалар арасында ярыш узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт футбол