Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин: Пенсия реформасы кирәк, әмма һәр гражданны яклау зарур

Республикада пенсия алды яшендәге гражданнар өчен социаль ташламаларны саклауга 9 млрд сум чамасы акча кирәк булачак.

Пенсия реформасы кирәк, әмма һәр гражданны яклау зарур. Бу турыда бүген журналистларга республика парламенты утырышыннан соң Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 41 нче утырышында депутатлар пенсия алды яшендәге гражданнар өчен социаль ташламаларны саклауга кагылышлы закон проектын беренче укылышта караячак. Халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турыда сүз бара. Анда 60 яшькә кадәр ир-атларга, 55 яшькә кадәрге хатын-кызларга, шулай ук пенсия яшен арттыруга карамастан, вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы гражданнарга ташламаларны саклау карала.

«Яңа кагыйдәләр буенча лаеклы ялга китәчәк кешеләргә пенсия реформасы белән бәйле барлык ташламаларны да саклап калабыз. Республикада аларны сакларга карар иттек. Бу максатларга зур акча – 9 млрд сум чамасы кирәк булачак. Безгә федераль бюджеттан беркем дә мондый акча бирми. Әмма Президент бу чорны җиңел үтәргә кирәклеген, бу өлкәдә кешеләр кысу сизмәсеннәр, дип белдерде», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Мин шәхсән пенсия реформасы узарга тиеш дип саныйм. Әмма шул ук вакытта гомер буе производствода, дәүләт хезмәтендә һәм башка җирдә эшләгән кешене якларга кирәк. Без аларга ярдәм итәргә тиеш», – диде ул.

Республика парламенты җитәкчесе билгеләп узганча, Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт Думасына җибәрелгән төзәтмәләре күпчелек тарафыннан хупланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев