Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әфган төзәлмәслек яра булып калды

Калмия авылы мәктәбендә Әфганчылар көне уңаеннан әдәби-музыкаль кичә булып үтте. Кичә авылдашларыбыз истәлекләреннән ясалган видеоклип белән башланып китте. Кичәбезне мәктәпнең китапханә мөдире Фәридә Әдиятова бик матур эчтәлекле итеп алып барды. Игезәк кызларыбыз да үзләрең матур җырлары белән шаккатырдылар.

Әфган сугышы тәмамланганга 28 ел вакыт узса да, аның кайтавазы бүген дә йөрәкләрне әрнетә. Үз гомерләре хакына батыр егетләребез әфган халкының тыныч тормышын яклап сугыша. Безнең авылдан да бик күп егетләр Әфган сугышына китә. Хәзерге көндә Чаллыда яшәүче Рамил Нуриманов, Расим Таһиров, Малтабардан Роберт Әхкыямов - әнә шундыйлардан. Наил Фатыйхов Әфганстанда хезмәт итеп кайтып, туган авылында фажигале төстә вафат була. Равил Хаҗиев авылга кургаш табут белән кайта. 1981 елнын 2 маенда Калмия авылы зиратына җирләнә. Батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Хәзер авылыбызның бер урамы Равил Хаҗиев исемен йөртә. Балалар бу кичәдән бик канәгать булып, рухи байлык алып киттеләр, дип язды безгә Калмия авылының китапханә мөдире Энҗе Галиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев