Фестивальдән кайттылар
Актаныш районының Чуганак авылында III регионара гармунчылар фестиваль-конкурсы үтте. Анда районыбызның Яңа Бүләк авылыннан Гыймазетдиновлар гаилә ансамбле дә катнашты.
– Конкурс иртәннән башланып, кичкә кадәр дәвам итте. Жюри составында Наил Садриев, Фән Вәлиәхмәтов, Илгиз Закиров, Ренат Мөхитдинов, Мирзанур Фарукшин кебек мәртәбәле музыкантлар бар иде. Алар конкурсантларның гармунда уйнауларына бәя бирделәр. Шул рәвешле иң яхшы гармунда уйнаучылар сайланып, алар бәйгенең финал өлешендә көч сынаштылар, – дип сөйләде Яңа Бүләк мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Нәзир Гыймазетдинов.
Конкурста Татарстан һәм Башкортостан республикаларыннан җәмгысы 170 кеше катнашкан. Гыймазетдиновларның гаилә ансамбле исә әлеге бәйгедән диплом һәм истәлек ле бүләкләр белән әйләнеп кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев