Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Әниемә – тәмнүшкә» бәйгесе тәмамланды. Җиңүчеләр билгеләнде

Дуслар, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы үз укучылары арасында «Әниемә - тәмнүшкә» конкурсы игълан иткән иде. Газета укучыларыбыздан бик күп хатлар килде, нинди генә рецептлар басылмады. Уртак фикергә килүе бик авыр булса да, жюри үз фикерен әйтте. Шулай итеп, I урынны Мусабай-Завод авылына кайтып йөрүче һәм газетабызны даими укып баручы...

Дуслар, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы үз укучылары арасында «Әниемә - тәмнүшкә» конкурсы игълан иткән иде.
Газета укучыларыбыздан бик күп хатлар килде, нинди генә рецептлар басылмады. Уртак фикергә килүе бик авыр булса да, жюри үз фикерен әйтте. Шулай итеп, I урынны Мусабай-Завод авылына кайтып йөрүче һәм газетабызны даими укып баручы кызыбыз Вероника Гавриловага бирергә булдык. II урынга Иске Абдулдан Рузилә Шәйдуллина лаек булды. III урынны исә Иштирәк авылыннан Индира Һәдиева яулады. Теләнче Тамак мәктәбенең II сыйныф укучысы Фидаил Борһановны да редакциябез бүләкләргә булды. Фидаил безгә җибәргән хатында «Әниләрне кызлар тәмнүшкә пешереп кенә котламасын әле, без егетләр дә сыйларга өйрәник», - дип язып җибәрүе игътибарыбызны җәлеп итте. Сезне, кадерле катнашучыларыбыз, редакциябезгә призларыгыз артыннан килүегезне үтенәбез. Сезне 27 ноябрь көнне, көндезне сәгать 10да Муса Җәлил проспекты, 46 нчы йортта урнашкан Тукай районы хакимияте бинасының, 101 бүлмәсендә көтеп калабыз.
Конкурста җиңеп чыкмаганнар бер дә моңсуланмасыннар. Укучыларыбызның күпсанлы сораулары буенча конкурсыбызны дәвам иттерергә карар кылдык. Рецептларыгызны җибәрегез. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге