Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ел ничек үтте?

Ел ничек үтте?

Рөстәм Гарипов, «Алга» спорт комплексы тренеры: 
– Иң мөһиме – гаиләбездә барыбыз да исән-сау. Түбән Суыксуда «Алга» спорт комплексы төзелде. Төрле түгәрәкләр эшли. Халык бергәләшеп чаңгы трассасы ясауда булышты. Авыл халкы исеменнан район җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсе килә.

 

Зилфирә Бәхтиева, Иске Абдул авылы: 
– 2020 елда кызым педагогия университетын тәмамлап, кулына диплом алды. Үзе теләгән һөнәре буенча эшкә урнашты, бүгенге көндә яхшы гына эшләп йөри. Бик күп итеп кош-корт үстердек. Аллага шөкер, бүгенге көндә барыбыз да исән-сау. Эшләргә эш, ашарга ни теләсәң шул бар. Калганына түзәбез, илләр тыныч булсын!

 

Эльмира Кашапова, Яңа Байлар авылы: 
– Йортыбызга килен тошердек, кечкенә оныгым Радель туды.

 

Резеда Шмелева, Суровка: 
– Кече улым тугызынчы сыйныфны уңышлы тәмамлады. Без ата-аналар өчен олы сөенеч бу. Киләчәктә тарихчы-археолог һөнәрен алырга тели, пединститутка керү планыбыз бар. Безнең гаилә өчен, шулай ук бар поселок халкы өчен күптән көткән олы шатлык булды – урамга газүткәргеч сузылды. Үз хуҗалыгыбызда терлек тота башладык – нубий нәселле Чупа исемле кәҗәбез барлыкка килде. Быел тәкәрлекләр алган идек, яхшы гына үстеләр. Тагын шунысына сөенәм: ТОС рәисе булып эшләп, поселок халкына күп файда китерә алдым. Минем тормыш девизым – игелек кыл! Әти-әнием һәм әбием мине шулай тәрбияләде.

 

Илгизә Нуруллина, Күзкәй авылы: 
– Быел минем җиденче оныгым дөньяга аваз салды. Бер оныгым – Лианам тормышка чыкты. Бәхетләре-тәүфикълары булсын.
Иң мөһиме, быел хәвеф-хәтәрсез игеннәребезне җыеп алдык һәм амбарларыбызга салып куйдык. Мин склад мөдире булгач шуңа сөенәм.
Күкләребез аяз, илләребез тыныч, табыннарыбыз мул булып, жан тынычлыгы белән яшәргә язсын.

 

Ильвира Хәйбиева, Боерган авылы:
– Үтеп баручы ел безнең өчен гади булмады. Ул бик күп вакыйгалары белән истә калды. Иң әһәмиятлесе – мин яңа эшкә күчтем. Ләкин барыннан да бигрәк җәйге ялыбыз истә калды. Ирем белән без автомобильдә сәяхәткә чыктык. Кырымда булдык: җылы диңгездә су коендык, тауларда йөрдек, кояш чыгышларына сокландык. Бик күңелле булды!

 

Гөлнази Дилебашвили, Яр Чаллы шәһәре:
– Ел бик истә калырлык булды. 16 мартта кызыма бер яшь тулды. Җәй көне без Сочига бардык. Диңгездә коендык, «Роза Хутор» тау чаңгысы курортында булдык. Ноябрьдә Кавказга юбилейга бардык. Әбиебез Эвелинага 80 яшь тулды. Ноябрь аенда авырга узганымны белдем. Хәзер икенче балабызны көтәбез. 18 ноябрьдә әниебез Фәридәнең 60 яшен билгеләп үттек. Ә 27 ноябрьдә үземә 30 яшь тулды. Бүген Яңа ел бәйрәмен түземсезлек белән көтәм.

 

Инна Җиһаншина, «Татарстан» совхозы поселогы:
– Мин «Лебёдушка» балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшлим. 2020 ел минем өчен яшьләр парламентында катнашуым белән истә калды. Узып баручы елда яшьләр өчен күп нәрсә эшләнгәнен билгеләп үтәсем килә. Бу бик сөенечле. Киләсе елда да яшьләр сәясәте алга сөрелсен иде. Яшьләргә эшләргә һәм яшәргә тагын зуррак мөмкинлекләр тудырылсын дип телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев