Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эчке эшләр органнары ветераннары очрашты

Узган атнада район эчке эшләр органнары хезмәткәрләре ветераннары көнен билгеләп үттеләр. Чарага районның хокук саклау органнарында хезмәт куйган полиция ветераннары чакырулы иде. Кунакларны район башлыгы Васил Хаҗиев, Татарстан Республикасы буенча федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге башлыгы Роберт Хөснетдинов котлады. Полиция хезмәткәрләре ветераннарына тырыш...

Узган атнада район эчке эшләр органнары хезмәткәрләре ветераннары көнен билгеләп үттеләр. Чарага районның хокук саклау органнарында хезмәт куйган полиция ветераннары чакырулы иде. Кунакларны район башлыгы Васил Хаҗиев, Татарстан Республикасы буенча федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге башлыгы Роберт Хөснетдинов котлады. Полиция хезмәткәрләре ветераннарына тырыш хезмәтләре өчен Мактау кәгазьләре тапшырылды, рәхмәт сүзләре әйтелде.
Сүз уңаеннан, районыбызда эчке эшләр органнарында эшләгән 49 ветеран бар. Ветераннар оешмасын отставкадагы полиция майоры Сергей Морозов җитәкли. Лаеклы ялда булуларына карамастан, хокук саклау органнары ветераннары актив тормыш алып баралар: спорт чараларында катнашалар, район мәктәпләре оештырган очрашуларда булалар, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ветераннар советы җитәкчесе урынбасары Гөлнәзирә Харисова.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X