Чернобылчылар очрашты
Чернобыль атом электростанциясендә фаҗигале вакыйгалардан соң 36 ел узган. Тукай районы Башкарма комитеты мәдәният бүлеге белән берлектә Чернобыль АЭСындагы һәлакәтне бетерүчеләр белән очрашу үткәрде.
Аларга концерт номерлары күрсәтелде, мул табын артында сөйләшү үтте. Соңыннан чернобылчыларга бүләкләр тапшырдылар. Чара Чернобыль АЭСдагы авария көненә багышланган радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көненә багышланган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев