Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чемпионнар әзерли торган лагерьда 35 бала ял итте

Балаларның җәйге ялы чорында районда беренчеләрдән булып «Чемпион» лагере ачылды. 25 майдан эшли башлаган палаткалы лагерьда барлыгы 35 тукайлы ял итте. Алар районның Бәтке, Биклән, Калмаш, Күзкәй, Круглое Поле, Кнәз, Мәләкәс, Мусабай Завод, Новотроицкое, Яңа поселогы, Иске Абдул, Теләнче Тамак, Шилнәбаш мәктәпләреннән иде. 31 май көнне исә алар һәрберсе, яңа тапкан дуслары белән саубуллашып, өйләренә таралышты.

Калмия авылы мәктәбе территориясендә эшләгән лагерьга 10нчы сыйныфны тәмамлаган егетләр килде. Алар анда хәрби-патриотик юнәлештә тормыш иминлеге, спорт һәм хәрби әзерлек буенча төрле өйрәнүләр, укулар узды. Мәктәп янындагы алмагач чәчәкләре, чыршыларның яңгыр явып үткәч тирә-якка аеруча аңкып торган хуш исләрендә хозурланып, егетләр үзләренең палаткаларын корып куйды, һәрберсе камуфляж форма алды. Шулай, отрядларга, взводларга бүленеп, алар үзләренең командирларын сәламләде. Беренче взводка командир итеп Биклән авылы мәктәбе укучысы Ирек Латыйпов, ә икенче взводка Шилнәбаш авылы мәктәбе укучысы Рамазан Галиуллин билгеләнде. Лагерьда шулай ук бассейнга, тирга, лазерлы пейнтболга һәм башка шундый егетләр өчен кызыклы да, физик тәрбия өчен мөһим дә булган урыннарга алып бару да булды.
Лагерьның ябылу тантанасы исә, укучылар өчен дә, педагоглар өчен дә аеруча дулкынландыргыч узды. Балаларны котларга дип башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева, мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев, ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов, Яр Чаллы шәһәре Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариатның бүлек җитәкчесе Нәзифулла Гарипов һәм Калмия авыл җирлеге башлыгы Равил Гарипов килгәннәр иде. Егетләргә спорт ярышларындагы уңышлары өчен 18 медаль һәм грамота тапшырылды. Югары дәрәҗәдәге хезмәтләре өчен лагерьның җитәкчесе Марат Вәлиев һәм педагоглар Виктор Белов белән Павел Федотов «Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе һәм Эшче-Крестьян Кызыл флотының 100 еллыгын билгеләп үтү» истәлекле юбилей медальләре белән бүләкләнде.
Районның мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган «Чемпион» лагере үзенең быелгы сезонын шулай тантаналы рәвештә япты. Икенче елга да бирегә районның булачак чемпионнарын көтеп калалар.

Фото мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән бирелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар лагере лагерь лагерь «Чемпион» балаларның җәйге ялы