Лагерь тег белән яңалыклар
-
Чемпионнар әзерли торган лагерьда 35 бала ял итте
Балаларның җәйге ялы чорында районда беренчеләрдән булып «Чемпион» лагере ачылды. 25 майдан эшли башлаган палаткалы лагерьда барлыгы 35 тукайлы ял итте. Алар районның Бәтке, Биклән, Калмаш, Күзкәй, Круглое Поле, Кнәз, Мәләкәс, Мусабай Завод, Новотроицкое, Яңа поселогы, Иске Абдул, Теләнче Тамак, Шилнәбаш мәктәпләреннән иде. 31 май көнне исә алар һәрберсе, яңа тапкан дуслары белән саубуллашып, өйләренә таралышты.
-
Лагерьда һәр көн үзенчәлекле үтә
Балаларның җәйге яллары дәвам итә. - Сәламәтләндерү лагерьларының төп юнәлеше - балаларны физик һәм рухи яктан чыныктыру. Алар рәтенә көн саен башкарыла торган массаж, балаларның иммунитетын ныгытырга булышучы фитотерапия процедураларын кертергә була. Балаларга күпкырлы тәрбия бирәбез, шушы юнәлештә төрле кызыклы чаралар үткәрәбез, спортка да зур игътибар бирәбез. Лагеребызда шушы максатларда...
-
«Кырмыска»да сигез бала эшли
Комсомолец мәктәбе базасында «Кырмыска» дип аталган жәйге хезмәт лагере эшләп килә. Анда барысы VII-X сыйныфларны тәмамлаган 8 бала эшли. Алар мәктәп яны территориясен чистарталар, гөлләр үстерәләр һәм лагерь җитәкчелегенә булышалар. - Җәйге хезмәт лагерендә эшләүче балалар белән бергә төрле экскурсияләргә барабыз. Алар әле 22 июльгә кадәр лагерьда булачаклар, - дип...
-
Бәтке кечкенәләре лагерьда ял итә
Бәтке мәктәбе базасында "Ромашка" лагере эшли. Монда алты яшьтән алып бишенче сыйныфны тәмамлаган 95 бала ял итә. Бүгенге көнгә балалар Яр Чаллыда карусельләрдә булып өлгергән. Алга таба отрядлар белән "Макдоналдс" ресторанына, Дельфинарийга һәм "Синема парк" кинотеатрлар залына барырга планлаштыралар. Лагерьда барысы 7 тәрбияче, 3 ашарга пешерүче һәм техник хезмәткәр эшли....
-
“Каенкай”да бар да ошады
Быел районның 21 мәктәбендә мәктәп яны лагерьлары эшләде. Балалар анда ял итеп кенә калмады, төрле иҗади һәм спорт чараларында катнашты, кыскасы, тәрбиячеләр лагерьның һәр көнен балалар күңелендә озак сакланырлык итеп үткәрергә тырыштылар. Яңа Бүләк урта мәктәбе каршында эшләгән лагерьга да укучылар бик теләп йөргәннәр. Алар үзләренең тәэсирләрен газета укучылар белән...
-
Биючеләр лагере эшли
Новотроицкое мәктәбендә "Балкыш" лагере эшли башлады. Биредә биергә яратучы 60 бала җыелды. Алар белән хореографлар эшли, балалар яңа биюләр өйрәнә. "Ял итүчеләр Чаллы шәһәренә бассейнга, боулинг-клубка экскурсиягә бардылар, бик ошатып кайттылар", - диде безгә лагерь башлыгы Әдилә Ильязова. Шулай ук Минзәләдәге аэроклубка сәфәр планлаштырыла, кызыклы бәйге, уеннар уза. Лагерь 30...
-
Ял итәргә теләүчеләр күп, ләкин урыннар җитми
Июнь башланды. Июнь белән бергә укучыларның җәйге каникуллары да. Бу көннәрдә чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшырып азапланса, әле мондый җитди эшкә тотынмаган бәхетлеләр рәхәтләнеп җәйге лагерьларда ял итә, экскурсия һәм походларга бара, кемнәрдер хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашып, җәен үзенә аз булса да мая тупларга планлаштыра.