Биючеләр лагере эшли
Новотроицкое мәктәбендә "Балкыш" лагере эшли башлады. Биредә биергә яратучы 60 бала җыелды. Алар белән хореографлар эшли, балалар яңа биюләр өйрәнә. "Ял итүчеләр Чаллы шәһәренә бассейнга, боулинг-клубка экскурсиягә бардылар, бик ошатып кайттылар", - диде безгә лагерь башлыгы Әдилә Ильязова. Шулай ук Минзәләдәге аэроклубка сәфәр планлаштырыла, кызыклы бәйге, уеннар уза. Лагерь 30...
Новотроицкое мәктәбендә "Балкыш" лагере эшли башлады. Биредә биергә яратучы 60 бала җыелды. Алар белән хореографлар эшли, балалар яңа биюләр өйрәнә. "Ял итүчеләр Чаллы шәһәренә бассейнга, боулинг-клубка экскурсиягә бардылар, бик ошатып кайттылар", - диде безгә лагерь башлыгы Әдилә Ильязова. Шулай ук Минзәләдәге аэроклубка сәфәр планлаштырыла, кызыклы бәйге, уеннар уза. Лагерь 30 июньгә кадәр эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев