Якты юл
  • Рус Тат
  • Чаллыда «Тойота» автомобиле хатын-кызны һәм аның ике баласын бәрдергән

    Юл һәлакәте кичә Раскольников урамындагы 36/4/3нче йорт каршында булган.

    Чаллыда «Тойота» автомобиле хатын-кызны һәм аның ике баласын бәрдергән. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

    Кичә Раскольников урамындагы 36/4/3нче йорт каршында «Тойота» автомобиле белән идарә итүче 36 яшьлек ир-ат җәяүлеләр юл аша чыга торган «зебра»да хатын-кызны һәм аның ике улын (2 һәм 10 яшьлек) бәрдергән.

    Авария нәтиҗәсендә 37 яшьлек хатын-кыз һәм аның 10 яшьлек улы төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар. Ике яшьлек сабый зыян күрмәгән.  

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: