Бәйрәмгә әзерләнәбез
Районыбыз авылларында Бөек Җиңү бәйрәменә әзерлек дәвам итә. Сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл, монументлар тирәләрен чистарталар, акшарлыйлар, ачгачлар утырталар.
Тукай районының төп Җиңү бәйрәме чаралары үтәсе Новотроицкое авылында да мәктәп укучылары ярдәме белән өмәләр узды. Башта укучылар белән патриотик темага Җиңү бәйрәменең әһәмияте хакында әңгәмәләр үткәрелде. Балалар хәрби темага сурәтләр ясадылар, күбесе теләп Тукай районының 9 майда үтәчәк “Үлемсез полк” йөрешендә дә катнашачакларын белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев