Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм көннәрендә Торнаташ авылында зур вакыйга булды

Озакка сузылган бәйрәм көннәрендә Иске Абдул авыл җирлегенә кергән Торнаташ авылында зур вакыйга булды. 2 гыйнвар көнне "Хуш киләсең, Яңа ел" дигән бәйрәм тамашасы булып узды.

Торнаташта инде 10 еллар тирәсе клуб ябык һәм шунлыктан авылыбызда бәйрәм чаралары күптәннән күргән юк. Олы авылда яшисеңме, кечесендәме- кеше күңеле Яна елда бәйрәм көтә
Быел авылның тынгысыз җаннары безгэ яңа ел бәйрәме оештырдылар. Ә тамаша урам уртасында оештырылган иде -Галиуллин Илсур Әбрәр улының капка төбендә. Аларның гаиләсе бу бәйрәмгә алдан ук әзерләнде. Урман кунагы- яшел чыршы матур итеп бизәлде, берсеннән- берсе матур кар сыннары ясалды. Үзе бер әкияти дөнья! Һәркем кич җиткәнен, сәгать 5 тулганын түземсезлек белән көтте. Нинди булыр ул бәйрәм? Вакыты җитүгә бәйрәм башланып та китте. Берәү дә читтә калмады. Һәркем рәхәтләнеп биеде, уеннарда катнашты, бүләкләр отты. Бәйрәмгә махсус кунак итеп җырчы Айгиз Әхмәтов чакырылган иде. Аның дәртле җырларыннан урам яңгырап торды. Кунаклар арасыннан бертуган игезәк егетләр Илнур һәм Илмир Габидуллиннарны, Чулпан Сафинаны, Рамил Әхмәтҗановны килгән тамашачы алкышларга күмде. Торнаташ авылының җырчы сандугачы, төп шушы авыл кызы Кафия Курочкинаның, гармунчы Мирзагит абыйның, Марс һәм Лилия Миннемухаметовларның, Мерәс авылыннан Флера Гатиуллинаның чыгышларын халык бик җылы кабул итте. Авыл халкын бәйрәм белән котларга авыл җирлеге башлыгы Резеда Хасиятовна килгән иде. Ул халыкка үзенең җылы теләкләрен, ә бәйрәмне оештыручы Галиуллин Илсур Әбрәровичка һәм Гарипова Резеда Рәвисовнага зур рәхмәтләрен җиткерде. Бәйрәмгә килгән Кыш бабай бер генә кешене дә бүләксез калдырмады. Авылның иң олы кешеләре, иң кечкенә, 1 класска укырга кергән, 1 курс студенты, авылны сөт белән тәэмин итүчеләр- һәммәсе бүләкле булды. Шунда ук самоварлар кайнап торды, теләгән кеше тәмле чәй, хуш исле коймактан авыз итте. Бәйрәм салют белән тәмамланды. Без- торнаташлылар, халыкчан бәйрәм оештыручыларга олы рәхмәтләребезне әйтеп, күтәренке күңел белэн Яна елга аяк бастык. 

 


Адиятуллин Ришат һәм Разия гаиләсе. Торнаташ авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев