Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм кайда ничек үтәчәк?

9 Май – Бөек Җиңү көнендә һәр авыл җирлегендә бәйрәм митингы узачак. Район күләмендәге тантана быел Кнәз авыл җирлегендә оештырыла.

Биредә митингка кадәр «Татарстан совхозы» поселогы буенча «Үлемсез полк» парады узачак. Ул 8 сәгать 45 минутта старт ала. Аннары Бөек Ватан сугышында һәм хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган солдатлар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салыначак, концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Биредә шулай ук ретро техника парады узачак. Һәр теләгән кеше хәрби-кыр ашханәсендә солдат боткасыннан авыз итә алачак.
«Үлемсез полк» акциясе, узган еллардагыча, бәйрәм көнне барлык авыл җирлекләрендә узачак. Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнар-якыннарның фотосурәтләрен күтәреп авылдан узу барлык авыл җирлекләрендә иртәнге якта планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев