Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бурычлыларны суд приставлары ачыклый

Тукай районында бурычы булганнарны ЮХИДИ рейды кысаларында суд приставлары да ачыклаячак.

4 декабрьдә машина йөртүчеләрнең бурычларын тикшерү максатыннан беренче рейд узды. Киләчәктә ЮХИДИ инспекторлары һәм суд приставларына салым инспекциясе хезмәткәрләре дә кушылачак. Чара вакытында бурычы булган биш кеше ачыкланды. Берсенең 50 мең сумлык бурычы булу сәбәпле, 2008 елгы «ВАЗ» автомобиленә арест салынды. Ике машина йөртүче 5әр мең күләмендәге штрафын урында түләде. Калганнар суд прситавларына үзләре барырга һәм тиешле документларын китерергә тиеш. Мондый рейдлар ел азагына кадәр атнага ике тапкыр узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев