Бурыч кимеми
Федераль салым хезмәтеннән алынган мәгълүматлар буенча 2021 елның 1 январена тукайлыларның салымнар буенча 45,6 млн сум бурычы булган.
Бүгенгә ул сан 43,7 млн сум тәшкил итә. Аның 27,6 млн сумы – транспорт салымы, 9,3 млн сумы – җир, 6,8 млн сумы милек салымы. 25 көндә бурыч нибары 1,9 млн сумга гына кимегән. Әҗәтләрне киметү буенча иң түбән күрсәткечләр Сәмәкәй, Биклән, Иштирәк авыл җирлекләрендә, дип белдерде хакимияттә үткән эшлекле киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итү буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Фәрит Заһретдинов.
Бурычларның иң күбе Кече Шилнә җирлегендә – 9 млн 501 мең сум. Арттан икенче урында – Әҗмәкәй җирлеге. Биредә халык барлык төр салымнар буенча 4 млн 190 мең сум бурычлы. Мәләкәс авыл җирлегендә исә бурыч 3 млн 239 мең сум.
Салым бурычларын җыюны тизләтү максатыннан оештырылган район комиссиясе үз эшен дәвам итә. Дүшәмбе-сишәмбе алар Князево, Кече Шилнә авыл җирлекләрендә булдылар, бүген Бәткедә, пәнҗешәмбе-җомга Иске Дөреш һәм Яңа Троицкида эшлиләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 14:00Кадерле әни, талантлы педагог Балалар бакчасы тәрбиячесе, педагог, бакча мөдире Клара Габделхакова утыз биш еллык педагоглык эшчәнлегендә берничә буын балаларга тәрбия, белем биргән. Алар бүген әниләредәй якын күргән тәрбияче апаларына баш иеп рәхмәт әйтә.6200
-
5 март 2021 - 13:05Ишетә алу – олы бәхет «Демография» милли проектының «Халыкның сәламәтлеген ныгыту» региональ проекты кысаларында, шулай ук районда яшәүчеләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатыннан үзәк дәваханә 1 марттан 10ысына кадәр ишетү органнары авыруларын кисәтү ункөнлеге үткәрә. Ишетү сәләтен югалтмау, колакларны саклау турында үз киңәшләрен район үзәк дәваханәсе табиб-отоларингологы Ильхом Сәгыйдуллин бирә.7000
-
5 март 2021 - 12:20Ашламасыз җиргә орлык ташлама... Язгы кыр эшләрен үтәп чыгу өчен район буенча барлыгы 4148 тонна минераль ашлама тупланган. Бу, уҗым культураларына кертелгәнне дә исәпләп, бер гектарга тәэсир итүче матдә 52,7 килограмм дигән сүз.5500
-
5 март 2021 - 11:40Спартакиада Районның авыл җирлекләре, оешма һәм предприятие-ләре арасында III Спартакиада башлана.6200
-
5 март 2021 - 11:20Март аена мәдәни чаралар Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында район мәдәният һәм ял үзәге март аенда авыл җирлекләрендә түбәндәге чаралар үткәрүне планлаштыра.6000
-
5 март 2021 - 10:10Ярминкәләр яңадан ачыла Авыл хуҗалыгы ярминкәләре яңадан эшли башлаячак. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыкларына көзге ярминкәләр эшен оештырудагы тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм аларны яңадан ачу турында карар кабул итте.5700
-
5 март 2021 - 09:15Хатын-кызлар бәйрәменә Халыкара хатын-кызлар көне уңае белән район күләмендәге бәйрәм кичәсе быел 6 мартта үтә.6400
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.33600
-
2 март 2021 - 12:59"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.22700
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.25100
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.30600
-
5 март 2021 - 10:55Җиңүләр булсынРайон башлыгы Фаил Камаев мәктәп директорлары, физкультура укытучылары, спорт мәктәпләре тренерлары белән очрашу үткәрде.7600
-
3 март 2021 - 10:45Һәр эшне – күңел җылысы белән «Алдынгылар слеты-2021» Тукай районы эшсөярләрен бергә җыйды. Ул «Энергетик» мәдәният сараеның зур залында тантаналы бәйрәм төсендә үтте. Туган җирне данлаган шигырь һәм җырлар яңгырады, 45 еллыгын каршылаучы Тукай районының тарихын һәм бүгенге казанышларын чагылдырган фильм тәкъдим ителде, «Тукай икмәге»ннән авыз итү бәйрәмнең үзенчәлекле бизәге булды.18100
-
3 март 2021 - 15:15Акча алу өчен гариза язарга кирәк Ана капиталы исәбен-нән айлык акча алучы гаиләләргә хәзер түләүләрне алга таба дәвам иттерү өчен Пенсия фонды бүлегенә гариза язарга кирәк булачак. Түләүләрне автомат рәвештә дәвам итү тәртибе узган елның апрель аенда коронавирус инфекциясенә бәйле рәвештә кертелгән иде. Гариза бирү системасы исә 2 марттан яңартылды. Аны Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша яки дәүләт хезмәтләре порталында бирергә була. Гаризалар шулай ук клиент хезмәте күрсәтү офисларында, күпфункцияле үзәкләрдә кабул ителә.11400
-
3 март 2021 - 14:20Хатынына балта күтәргән Узган атнада Тукай районы Эчке эшләр бүлегенә хокук бозулар турында 109 гариза кергән. Аннан алдагы атнада бу сан 201 булган.11000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика