Бүген һава температурасы 19 градуска кадәр җылыначак
Яңалыклар

Бүген һава температурасы 19 градуска кадәр җылыначак

Бүген, 17 апрельдә, республикада үзгәрүчән болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге. Төнге сәгатьләрдә явым-төшем көтелми, һава торышы тотрыклы булачак. Көндез исә кайбер урыннарда, бигрәк тә көнбатыш районнарда, кыска вакытлы, әллә ни көчле булмаган яңгырлар явып узуы ихтимал.

Җил көньяк-көнчыгыштан исәчәк, төнлә ул әкренләп көньяк-көнбатыш юнәлешенә күчә. Аның тизлеге төнлә секундына 5–10 метр чамасы булса, көндез 7–12 метрга кадәр көчәячәк, ә аерым урыннарда тизлеге 15–18 метрга кадәр җиткән көчле җил булып алырга мөмкин.

Һава температурасы төнлә +3 +6 градуска кадәр тирбәләчәк. Көндез исә һава шактый җылынып, максималь температура +14тән +19 градуска кадәр күтәреләчәк.

Н.Туганов фотосы


Нет комментариев