Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу юлы ярминкәдә сатып алучылар күбрәк булды

Яр Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Чираттагысы 29 сентябрьдә узды. Шимбә көнне ярминкәгә район хужалыклары сату өчен барлыгы 1 млн 950 мең сумлык продукция алып килгән. Ярминкә барышын район башлыгы Фаил Камаев та карады.

Ул күрше-тирә районнардан һәм шәһәрләрдән килгән эшмәкәрләр, безнең район шәхси ярдәмчел һәм крестьян-фермер хуҗалыклары вәкилләре белән аралашты, җитештергән продукция, әйтик, бәрәңге, яшелчә, бал, сөт, ит белән сәүдә итү белән танышты. Узган атна белән чагыштырганда бу көнне сатып алучылар күбрәк булды, аеруча суган һәм бәрәңге күп күләмдә сатылды, – дип хәбәр итәләр район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев