Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәтке авылында чисталык көне үткәреләчәк

Бөтендөнья чисталык көне кысаларында уздырылучы әлеге чара 15 сентябрь көнне 11.00-13.00 сәгатьләргә планлаштырыла.

Акцияне Яр Чаллының «Чистый лист» экологик хәрәкәте, район мәгариф идарәсенең дәрестән тыш эшләр үзәге һәм өстәмә белем бирү педагогы, психолог Алена Мохото җитәкчелегендәге «Татарстанда чиста булачак» – «Экоtime» яшьләр экологик хәрәкәте отряды оештыра.
Чарада балалар һәм өлкәннәр – барысы 100дән артык кеше катнашыр дип көтелә. Акция кысаларында «Чиста уеннар» дип аталган экологик викторина үткәреләчәк, Кама елгасы ярларыннан төрләргә аерып чүп җыю буенча эстафета уздырылачак. Барлык теләүчеләр өчен фотозона эшләячәк. Акциядә Бәтке авыл җирлегендә яшәүчеләр генә түгел, бар район катнаша ала, дип хәбәр итә дәрестән тыш эшләр үзәгенең бүлек мөдире Айназ Галиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев