Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әбиләр җәннәткә керми

"Нишләп кермәсен? Җәннәтнең ишекләрен ачып тора бит алар", - дияр кемдер.

Казандагы Кол Шәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысның бу хактагы фикерләре безгә фәһемле тоелды. Алар белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан ул. 

“Бервакыт Рәсүлебез янына бер әби килә дә: «Йа Рәсүлуллаһ, миңа җәннәткә керергә дога кылыгыз әле», – ди. Пәйгамбәребез: «Әбиләр җәннәткә керми», – дип җавап кайтара. Хатын, чыгып барганда, Әбүбәкер Ситдыйкны очрата. Ул әбинең хәлен сорашкач, тегесе барысын да сөйләп бирә: «И әби, Пәйгамбәр мәзәкләгән. Җәннәткә кергән вакытта бөтен кешенең яше 33тә була», – дигән.

Рәсүлебез дә мәзәкләп сөйләшкәч, тормыш мәзәксез бармый инде. Әмма ул кешене әхлаксызлыкка этәрә торган булмаска тиеш. Гомумән, мәзәк тормышта күп авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Әйтик, ир белән хатын арасындагы конфликт үсеп килгәндә бер мәзәк сүз әйтеп куйсаң, каршылык тиз генә чишелеп китә. Тик моның өчен ике якның да мәзәкне аңлый торган кеше булуы шарт. Әлбәттә, мәзәкне тиешле урында кирәкле итеп куллана белү бик зур сәләт һәм хикмәт таләп итә. ⠀⠀
Күп мәзәк сөйләнгәч, тормыш бик авыр түгел икән дигән уй да туа. Ләкин Рәсүлебез үзенең хәдисендә: “Күп көлү йөрәкне үтерә!”, – ди. ⠀
Хәтта медицина галимнәре дә бу хәдисне тикшереп, чамадан тыш көлүнең кардиология авырулары китереп чыгаруын, йөрәкне үтерүен ачыклаган.⠀
Кешене көлдерү сирәк һәм кирәк урында булсын. Ул хәтта бер сүз яки бер җөмлә генә дә булырга мөмкин. Берәрсенең авызыннан мәзәк кенә чыгып торса, бу аның үзен дә, башкаларны да хәерлегә алып бармый.

Ни кызганыч, хәзер мөселман кешеләре дә җыелышкач, мәзәк сөйлиләр. Кайчак аның эчтәлеге оятсыз була, дингә каршы да килә әле. Бу – кешенең иманына зәгыйфьлек китерә, тел гөнаһларына кертә. Гайбәт итеп сөйләмәсәң дә, Рәсүлебез, тиешсез мәзәктән тыелган кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәттән урын бирер, ди.⠀
Шаярткан очракта да кешене алдарга ярамый. Әйтик, берәр хезмәткәргә “сине отчетларың белән директор чакыра” диләр, теге ышанып кереп китә, ә җитәкче чакырмаган була. Бу – ялган, кешене мәсхәрә итү, урынсыз шаярту. Чөнки кешеләрнең арасы бозылырга, кемдер үртәлергә мөмкин. Һәркем дә мәзәкне кабул итми. Аллаһы Тәгалә әйткән: “Әй, иман китергән бәндәләр, бер-берегезне мәсхәрәләмәгез. Мәсхәрәләнгән кеше Аллаһы Тәгалә тарафында сезгә караганда да хәерлерәк булырга мөмкин”.

Фото: "ВКонтакте"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев