Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген — Суперай тулган көн

27сеннән 28 апрельдә, Ай тулган төнне, күкне Суперай бизәячәк.

Ай тулган вакытта перигей янында булганда (Җирдән якын арада), бу супер тулы Ай дип атала. Суперай Микроайдан 12-14 процентка зуррак һәм уртача тулы Ай белән чагыштырганда, 7 процентка зуррак", — дип билгелиләр Уфа планетариенда.

Халыкта тулган Айга тутырып карарга ярамый, үзеңә начар энергитика аласың дигән ышану бар.


Айның тулган вакытында иң күп аварияләр, табигый бәла-казалар һәм катаклизмнар була. Шулай ук бу көннәрдә аферистлар да активлаша, алданудан сак булырга кирәк. Астрологлар Ай тулган көнне кайбер эшләргә тотынмаска киңәш итә. Бу көнне ерак юлга чыкмагыз, руль артында сак булыгыз, начар энергияле кешеләрдән ерак торыгыз, бурычка алмагыз һәм акча бирмәгез. Шулай ук ай тулганда чәч кистерергә һәм буярга, өйдәге гөлләргә су сибәргә, төпләрен йомшартырга да киңәш ителми. Бүген күбрәк ял итәргә, тыныч булырга, кичне гаиләгез белән бергә үткәрергә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев