Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Безнең Олимпия сәламе» конкурсында бордылылар өченче урынга чыкты

Күптән түгел «Безнең Олимпия сәламе» дип исемләнгән сәламәтлек театрларының IX республикакүләм конкурсы булып узды. Бәйгенең максаты - укыту оешмаларында физкультура-тернәкләндерү һәм спорт эшчәнлеге аша сәламәт яшәү рәвешен алып баруга өндәү. Аның зона этабында районыбыздан 3 мәктәп мактаулы исемгә лаек булды. Конкурс лауреатлары дип Мәләкәс һәм Мусабай-Завод урта мәктәпләре табылды. Борды...

Күптән түгел «Безнең Олимпия сәламе» дип исемләнгән сәламәтлек театрларының IX республикакүләм конкурсы булып узды. Бәйгенең максаты - укыту оешмаларында физкультура-тернәкләндерү һәм спорт эшчәнлеге аша сәламәт яшәү рәвешен алып баруга өндәү. Аның зона этабында районыбыздан 3 мәктәп мактаулы исемгә лаек булды. Конкурс лауреатлары дип Мәләкәс һәм Мусабай-Завод урта мәктәпләре табылды. Борды сәламәтлек театрының җитәкчесе - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Чернова һәм педагог-оештыручы - Юлия Утяшова белән 9-11 сыйныфларда укучы балалар Олимпия уеннарына багышланган 17 минутлык видеоролик әзерләгәннәр. Конкурска тапшырылган 139 эш арасыннан бордылылар өченче урынга чыга алган, алга таба алардан тагын да зур җиңүләр көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс спорт