Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең күршеләр мировой

Күрше хакы - Алла хакы дигән әйтем бар. Безнең Күзкәй авылының Бакчалы урам башындагы күршеләребез әнә шулай дөнья бәһасе кешеләр. Ярдәмләшеп, хәл белешеп, шатлыгын да, кыенлыгын да бергә бүлешеп яшибез. Быелгы көз бүләк иткән кояшлы, алтын көннәрнең берсендә капка төбендә фотога төшердем әле үзләрен.

Дөресрәге, музыкаль клип төшерергә тотындык. Әкәмәт мәшәкатьле, катлаулы эш икән. Видеотасмага авылдашларны күбрәк кертәсе килде. Рәхмәт төшкере: эх тә итми кырык эшләрен ташлап күршеләр миңа ярдәмгә килде. Урам башындагы беренче йортта яшәүче Вәсимә апа Вәлиева кишер алган җиреннән эшен калдырып, оныклары Сәмир һәм Ислам белән капка төбенә чыкты. Бу сабыйлар авылга кайткан саен урамда уйнаган җирләреннән кул болгап сәламләп кала. Гомер буе культ-масса эшен башкарган, «Әллүки» фольклор коллективын оештырган, озак еллар авыл Советы рәисе булып эшләгән Флера Нуриева, күзләре төсендәге җете зәңгәр яулыгын бәйләп, күрше кызын каршы алуны сәхнәдә чыгыш ясаган кебек оста итеп уйнады. Авылыбызның ак әбиләре, 90 дистәсен тутырган Әкълимә апа Маннапова, Рәхимә апа Фәрдиеваларның урыны түрдә. Алар да видеога төшерүдә актив булды. Сугыш еллары, аннан соңгы авырлыкларны кичкән бу өлкәннәребез безнең горурлык. Менә дигән балалар, оныклар үстергәннәр. Инде оныкчыкларын сөеп яшиләр. Рәсемдә Әкълимә апа килене үзе кебек үк гомер буе балаларга белем-тәрбия бирүдә хезмәт куйган, татар телчесе, яраткан укытучыбыз Зөһрә апа, кызы - медицина өлкәсе ветераны Гөлсинә, оныгы Зөлфия һәм оныкчыклары белән. Терәлеп торган күршеләребез - укытучы Вәсимә апа Карпова да кечкенә улы һәм оныклары белән фотога төште. Икенче як күршеләрне оныклары Әмилә тәкъдим итте. Авыл табибы, бу җирлек халыкның бик күп рәхмәтен алган мәрхүм Әхнәф ага Гарифҗановның кызы Лилия, кияве Фидаил, уллары Әделнең гаиләсе туган нигезләрен саклап, төзекләндереп тоталар. Атна саен Чаллыдан авылга кайтып йөриләр. Әти-әниләренең рухы шаттыр. Шәфкать туташы Нурия Шәйхетдинова, хезмәт ветераны Гөлүсә апа Галимовага, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңае белән бергәләп әзерләгән концерт номерында катнашкан күрше кызлары Гөлназ Галиева, Нәзилә Сәлаховага һәм башка балаларга зур рәхмәт. Авыл ак әбиләре, сабыйлар (ә безнең күршедә алар ишле, һәр капка төбе саен берничә), матур күңелле, эшкә булган кешеләре белән ямьле. Сүз уңаеннан, күршебездәге өлкәннәрне Халыкара өлкәннәр көне белән ихлас котлыйм, барысына да сәламәтлек, куанычлы гомер телим. Ә сезнең күршеләр нинди? Безгә языгыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев