Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең ветеринария берләшмәсе авыл районнары арасында беренче урында

Сишәмбе көнне Казанда район ветеринария берләшмәсе башлыгы Әнсәр Әбделмәнов ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан яңа "ГАЗ-53" автомобиле ачкычын алды. Дезинфекция җайланмасы көйләнгән, ягъни эремә салу өчен цистерна куелган мондый махсус автотранспорт ачкычы республиканың тагын 42 ветеринария берләшмәсенә тапшырылды. Бу техника терлекчелек биналарын һәм ачык мәйданчыкларны инфекцияләрдән...

Сишәмбе көнне Казанда район ветеринария берләшмәсе башлыгы Әнсәр Әбделмәнов ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан яңа "ГАЗ-53" автомобиле ачкычын алды. Дезинфекция җайланмасы көйләнгән, ягъни эремә салу өчен цистерна куелган мондый махсус автотранспорт ачкычы республиканың тагын 42 ветеринария берләшмәсенә тапшырылды. Бу техника терлекчелек биналарын һәм ачык мәйданчыкларны инфекцияләрдән саклау максатында кулланылачак.

Аннары Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә үткән киңәшмәдә мал табиблары узган елга нәтиҗә ясадылар, 2012 елга планнар кабул иттеләр. Безнең район ветеринария берләшмәсе узган елгы эш нәтиҗәләре буенча, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән кала, өченче урынны алды, ә авыл районнары арасында беренче дип табылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеринария автомобиль