Безнең ветеринария берләшмәсе авыл районнары арасында беренче урында
Сишәмбе көнне Казанда район ветеринария берләшмәсе башлыгы Әнсәр Әбделмәнов ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан яңа "ГАЗ-53" автомобиле ачкычын алды. Дезинфекция җайланмасы көйләнгән, ягъни эремә салу өчен цистерна куелган мондый махсус автотранспорт ачкычы республиканың тагын 42 ветеринария берләшмәсенә тапшырылды. Бу техника терлекчелек биналарын һәм ачык мәйданчыкларны инфекцияләрдән...