Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беренче сыйныфларның режимына көндез йоклап алу кертергә тәкъдим иттеләр

Укучы өй эшен эшләгәнче, ким дигәндә ике сәгать ял итәргә тиеш.

Роспотребнадзор белгечләре көндезге йоклап алу беренче сыйныфларның көндәлек режимына керергә тиеш дип саный. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Укучыларның эшкә сәләтлелеген тәэмин итү өчен көндәлек режимны рациональ оештырырга кирәк», - дип искәрткәннәр ведомствода.

Әйтик, көн тәртибендә туклану, саф һавада йөрү, түгәрәктә шөгыльләнү, иҗтимагый-файдалы хезмәт, физкультура-сәламәтләндерү чаралары үткәрү һәм төнге йокы булырга тиеш. Беренче сыйныфлар һәм 2-3 классларда укучыларның кайберләренә көндез йоклап алырга киңәш ителә.

Моннан тыш, өй эшен үтәр алдыннан укучыга дәресләрдән соң ким дигәндә ике сәгать ял итәргә кирәк. Экспертлар әлеге вакытның төп өлешен саф һавада үткәрергә тәкъдим итә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев