Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер тукайлы ике исем һәм ике фамилия алган 

2018 елның беренче яртысында районда 161 бала туган, шуларның 80е кыз һәм 81е малай. Узган елның бу чоры белән чагыштырганда күрсәткеч түбәнәйгән:  былтыр ярты елда 229 бала дөньяга килгән. 

Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Мостафинаның сүзләренчә, районда яңа туган һәм яшәү урыны Тукай районы булган балалар саны бик күп, әмма кайбер ата-аналар балаларының тууын Яр Чаллы шәһәренең бала табу йортында ук  теркиләр, шуның белән статистика түбәнәя. Ул булачак ата-аналарны балаларын район ЗАГС бүлегендә теркәүләрен сорый. Моның өчен ата-аналарның паспортлары, бала туу турындагы медицина белешмәсе һәм никахлашу таныклыгы кирәк.
– Районда соңгы елларда гаиләдә икенче, өченче һәм аннан соңгы туган балалар арта бара. Бу, беренче чиратта, ана капиталы, жир участоклары бүлеп бирүнең йогынтысы, – ди бүлек башлыгы. Быел туган балаларның 46сы – беренче, 64е – икенче, 51е өченче булып һәм аннан соң туган балалар. Февраль аенда Теләнче Тамак авылында дүртенче, бишенче бала булып игезәкләр Матвей һәм Милена туган. 
Сабыйларына Адель, Арслан, Булат, Валентина, Владислава, Әмирә, Алинә дип исем бирүчеләр күп. Сирәк исемнәр арасында Адриан, Айнель, Айсилә, Алиана, Амалия очрый.
Районда иң яшь әнигә – 16, иң өлкән әни һәм әти булучыларга 49ар яшь. 
Үлүчеләр саны исә узган елның ярты ел статистикасы белән чагыштырганда шулай ук кимегән.
2018 елның беренче яртысында язылышу турында 76 акт теркәлгән. Шуларның 12се милләтара катнаш никахлар. 
– Гаилә көнендә никахларын теркәүче яшь парлар саны күп булды. Гадәттәгечә, бу җәһәттән иң популяр айлар – июль һәм август, – дип белдерә Эльвира Мостафина.
Шулай ук районда быел исем һәм фамилияне үзгәртүнең 9 очрагы теркәлгән. Бер гражданин исә үзенә ике исем һәм ике фамилия алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев