Яңалыклар

Белемеңне тикшер!

Бу көннәрдә «Зур этнографик диктант» дигән халыкара акция үтә.

Ул 3 ноябрьдә башланып, 8 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Онлайн форматта уза торган әлеге чарада теләге булган һәркем катнаша ала. Биремнәрне www.miretno.ru дигән сайттан табарга була. Аларның 20се барлык катнашучылар өчен, ә 10сы Россиянең һәр төбәге өчен аерым әзерләнгән. Сорауларга җавап формасындагы биремне үтәп чыгу өчен 45 минут вакыт бирелә. Иң күп баллар суммасы – 100. Шунда ук нәтиҗәләрне һәм акциядә катнашу турындагы электрон сертификатны күрергә мөмкин булачак. Зур этнографик диктант безнең Россиядә яшәүче халыклар турында белемнәребезне бәяләргә мөмкинлек бирә.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев