Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бел һәм кисәт

Казан Кремлендә коррупциягә каршы көрәш тематикасына багышланган: «Бел һәм кисәт» исемле республика иҗади конкурсында катнашкан мәктәп укучыларын бүләкләү тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты. Конкурста Татарстан мәктәпләре укучылары җиңде.

Алар арасында безнең Тукай районы укучылары да бар иде. Мәсәлән, бу Кече Шилнә мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Таисия Сюткова (укытучысы Надежда Шәрипова). Ул «Аппликация» номинациясендә беренче урынны алды, ә Мусабай Завод мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Дания Нуртдинова (укытучысы Фәйсал Кәлимуллин) «Плакат» номинациясендә Гранпри яулады.

Үзләренең казанышлары өчен кызлар планшетлар һәм «Яндекс – станция» акыллы колонкасы белән бүләкләнделәр. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов исә Дания эшен аерым билгеләп үтте. Ул кызның плакаты татар телендә башкарылган бердәнбер эш булуын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Без коррупциягә каршы!